«Төн буе кыйнадылар». Авылдагы танышын суга ыргытучыларны 22 елдан соң тапканнар
Җинаять эше «Алдан сөйләшеп, башка җинаятьне яшерү өчен үтерү» турындагы маддә буенча тикшерелә.
Иркутск өлкәсендә 22 ел элек таныш ир-атны кыйнап, суда батырган кешеләрне 2024 елның ноябрендә тотканнар.
Братский районының Карахун бистәсендә яшәүче кешене танышлары үтерә.
2002 елның сентябрендә 2 ир-ат танышларының өенә килә. Алар «мөнәсәбәтләр ачыкларга» тели – хуҗаны төн буена кыйныйлар. Икенче көнне кыйналган ир-ат полициягә барыр, дип шикләнәләр һәм кабат аның өенә киләләр. Ир-атлар кыйналган кешене Братск сусаклагычы янына алып баралар, аңа металл предмет бәйләп куялар һәм суда батыралар.
Ул вакытта җинаятьчеләрне ачыклый алмыйлар. 2003 елда тикшерү туктатылып тора. Аны 2024 елның ноябрендә кабат тикшерә башлыйлар. Өстәмә белешмәләрне тикшереп, җинаятьтә шикләнелүчеләр ачыклана. Аларга гаепләү белдерелгән, диелә хәбәрдә.
Фото: https://irk.sledcom.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев