Татарстанның атказанган табибы, РКБ ветераны вафат булды
Яшәеш

Татарстанның атказанган табибы, РКБ ветераны вафат булды

Татарстан Республикасының атказанган табибы, Республика клиник хастаханәсе ветераны Леонид Рыбкин 84нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Рыбкин РКБда 50 елдан артык эшләгән һәм баш табиб урынбасары, оештыру-методик бүлек мөдире вазыйфаларын биләгән. Ул хастаханәне үстерү белән актив шөгыльләнгән, аның карават фондын оештыру буенча тәкъдимнәре дәүләт дәрәҗәсендә хупланган һәм башка хастаханәләргә кертелгән.

Моннан тыш, Рыбкин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе әгъзасы буларак, авыл җирләре халкының медицина ярдәме алу хокукын яклаган һәм фельдшер-акушерлык пунктларын саклап калу өчен чыгыш ясаган.

«Аның профессионализмы, принципиальлеге һәм башкаларның авыруына битараф булмавы хезмәттәшләре һәм аны белгән һәркем өчен үрнәк булып калачак», — диделәр РКБда.

Хушлашу датасы һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев