Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре буенча беренче министр урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Шуны билгеләп үтәргә кирәк, транспорт грантына бюджет формасында укучы студент кына түгел, ә коммерция формасында укучы да гариза бирә ала», – дип ассызыклады ул.
Гариза кампаниясе ноябрьдә башланачак һәм грантка бөтен Татарстаннан барлыгы 5,7 мең студент сайлап алыначак, дип өстәде министр урынбасары. Гаризаны югары уку йортлары студентлары да, урта махсус уку йортлары студентлары да Студентлар лигасы сайтында бирә ала.
Татар-информ
Нет комментариев