Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашу өчен Казанга килүче сәясәтчеләрнең очкычларын Россиянең Ка-52 удар-разведка вертолетлары озата.
Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Саммитка килүче дәүләт лидерларын иң көчле Ка-52 очкычлары озата», – дип язды Лилия Галимова үзенең МАКС каналында.
Ка-52 вертолетлары самолетларга һөҗүм итә алырлык пилотсыз очкычларга каршы көрәшергә сәләтле.
Татар-информ
Нет комментариев