Сайлаулар, ГТО һәм «Дюймовочка»: иң мөһиме спорт белән бергә
Яшәеш

Сайлаулар, ГТО һәм «Дюймовочка»: иң мөһиме спорт белән бергә

Бүген сайлаулар башланган көндә, балалар бакчасы №26 «Дюймовочка»да да үзенчәлекле көн — традицион көзге кросс.

Сайлаулар көнендә №26 «Дюймовочка» балалар бакчасында да үзенчәлекле көн — традицион көзге кросс! Әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр саф һавада актив күнегүләр ясады һәм ГТО нормативларын тапшырды.

Балаларны «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары дәртләндерде, ә ГТО тест үзәге белгечләре нормативларны дөрес үтәүне контрольдә тотты. Иң мөһиме — җиңү түгел, ә катнашу! Һәр бала үзен чын спортчы итеп тоеп, көч-куәт һәм яхшы кәеф алды.

Балаларга спортка мәхәббәт тәрбияләгән тәрбиячеләргә, «Беренчеләр хәрәкәте» активистларына һәм ГТО белгечләренә зур рәхмәт!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев