Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Казанның 2028 елгы World Aquatics турнирларына әзерлеген раслады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген European Aquatics президенты һәм World Aquatics вице-президенты Антонио Сильва белән очрашты. Очрашуда World Aquatics киңәшчесе Виктор Хусар һәм European Aquatics вице-президенты Эркан Ялчин да катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм континенталь федерация канаты астындагы халыкара турнирларны Казанга кайтару перспективаларын тикшерделәр.

Казан зур халыкара ярышлар, шул исәптән су спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү өчен ышанычлы мәйданчык буларак танылды. Истәлекле вакыйгалар арасында – 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы, 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2021 елгы суда йөзү буенча Европа чемпионаты. 2025 елга планлаштырылган дөнья чемпионаты Сингапурга күчерелсә дә, Казан артында 2028 елда Европа чемпионатын кабул итү хокукы беркетелгән. Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң югары дәрәҗәдәге турнирларны оештыруга әзерлеген яңадан раслады.

Татар-информ


Нет комментариев