Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Минем белән шөгыльләнмәделәр. Ике яшемнән берүземне урамга чыгарып җибәрәләр иде...»

Әнинең кимсетүле сүзләре, критикасы, беркай­чан да синең өчен шатланмавы, мактамавы гомергә дә хәтердән чыкмый икән.

Иң акыллы бала



Июнь башында ирем белән диңгез буенда ял итеп кайттык. Безнең ял вакытында пансионатта авыру балалы ата-аналар да дәваланды. Моңа кадәр бер урында шуның кадәр даунлы һәм ДЦП белән балаларны күргәнем юк иде. Башка диагнозлылар да бар иде. Аллаһ ярдәменнән ташламасын аларны! Бер ана улы белән бигрәк тә игътибарны җәлеп итте.

Фойеда лифт көтеп тора идек, унике яшьләр тирәсендәге малае белән, кырык яшьләрдәдер, хатын-кыз да безгә кушылды. Малай бармагы белән иремнең корсагына төртте дә:
– Мин аны беләм! Бу – Остап Бендер! – диде.
Ә иремнең футболкасында чынлап та әлеге персонаж рәсеме төшерелгән иде (нәрсәсенә кызыгып алгандыр инде аны, кызык итептер). Ирем малайга карады да, эчен эчкәрәк суырып, дәшми калды. Ә малай:
– Ул «Тринадцать стульев» фильмыннан, аны артист Андрей Миронов уйный, – дип дәвам итте.
Әнисе улы белән горурланып:
– Минем улымда феноменаль хәтер! Бөтен нәрсәне бик тиз отып ала. Ул бик акыллы! – дип өстәп куйды.
Аннары улын җитәкләп лифттан чыкты да, номерларына кереп китте. Мин иремә:
– Баланың үзен тотышына игътибар итмә, – дидем, – без путевкаларны дөрес пансионатка сайламаганбыз.
– Кәеф кырылырлык берни дә булмады. Күренеп тора, әнисе баласы белән шөгыльләнә һәм аның уңышлары белән горурлана. Ә бит киресенчә дә булырга мөмкин: кайвакытта сәламәт бала әти-әнисенә ярарга тырыша, әмма алардан бер мактау сүзе ишетми.
Ул хатын миңа да ошады. Һәм ял итәргә яткач, күңелемдә балачак хатирәләре яңарды. Минем белән шөгыльләнмәделәр. Ике яшемнән берүземне урамга чыгарып җибәрәләр иде. Шуннан курку хисе калган. Бервакыт подъезд номерын оныткан өчен әнидән эләкте. Ул мине еш кына:
– Үпкәләмә, әмма син башкалар кебек түгел, ниндидер миңгерәүрәк, – дип котырта иде.
Биш яшемдә иске Әлифба табып, үзем укырга-язарга өйрәндем. Мәктәптә дүрт-бишкә укыдым, дәресләргә бик тырышып әзерләнеп бардым. Әнинең минем белән горурлануын теләдем.
Минем озаклап дәрес әзерләвем үги әтигә ошамый: «Син түгел, минем улларым яхшы укыр­га тиеш!» – дия иде. Үз балалары белән шөгыльләнергә аңа кем комачаулаган? Эшсөючәнлек һәм тырышлык – бер кешедән алып икенчесенә биреп була торган әйбер түгел бит.
Бер көнне мәктәпкә кердем һәм укучыларның миңа ничектер исләре китеп карауларын сиздем. Математикадан олимпиадада беренче урынны алганмын булып чыкты! Барысы да котлау белдерүен укыган, ә мин игътибар да итмичә, узып киткәнмен.
Институтта укыганда әнинең: «Иремнең племянницасы алтын медаль алган, ә син аңардан наданрак!» – дигән сүзләре йөрәгемдә уелып калган. «Нигә син һәрвакыт башкаларны мактап, мине гел кимсетүле сүзләр белән атыйсың? Мин бит синең бердәнбер кызың, алар түгел!» – дип әнинең үзенә дә әйткәнем бар.
Миңа ботак очы булган, гомеремдә өч тапкыр күргән үги әтинең племянницасының акыл мөмкинлекләре миңа нигә? Әнинең күңел җылысын һәм рухи ярдәмен тоясы килә. Чын әни бит ул медаль һәм кызыл дипломнар өчен түгел, үзенең йөрәк парәсе – баласы булганың өчен ярата!
Шуңа күрә теге, улының үзенчәлекле булуына хөрмәт белән караучы һәм аның һәр уңышы белән горурланучы хатын миңа ошады да. Шундый әниле булуы белән ул малай бәхетле... Ә әнинең кимсетүле сүзләре, критикасы, беркай­чан да синең өчен шатланмавы, мактамавы гомергә дә хәтердән чыкмый икән. Киңәшем шул, балаларыгызны яратыгыз, аның нинди булуына карамастан, терәк булыгыз – аларга үскәндә сездән шул гына кирәк!
 

Сәлам юллап калам!
Резедә, Осиново.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

19

0

6

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев