Матур бәйрәм якты хатирәләр калдырды
Татарстанда «Зур гаилә яллары» игълан ителде. Республика шул рәвешле Бөтенроссия дәрәҗәсендә үтә торган масштаблы проектка кушылды. Ул илдә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан оештырыла.
Май аеннан алып сентябрьгә кадәр Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында гаиләләр өчен төрле чаралар уздырыла: фестивальләр, мастер-класслар, спорт ярышлары, концертлар. Кыскасы, гаилә әгъзаларының вакытны бергә уздыру өчен мөмкинлекләре арта. Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы шушы максаттан чыгып «Зур гаилә бәйрәме» фестивале оештырды һәм анда мин дә гаиләм белән катнаштым. Бу көнне Норлат мәдәният йорты ишек алдын Олы Шырдан, Күгәй, Күгеш, Бакырчы, Норлат, Мулла иле, Түбән Карамалыдан килгән гаиләләр гөрләтте. Һәр чыгыш җылы кабул ителде, чөнки гаиләләр ныклы әзерлек белән килгән иде.
Дүрт турдан: «Җирлегебез могҗизасы», «Бергә атлау күңелле», «Сәнгатьле иҗат» һәм «Кулинария» номинацияләреннән торган ярыш бер сулышта узды дисәм дә, ялгыш булмас. Визитка өлешендә авыл тарихы, гаилә тормышы белән бәйле кызыклы фактлар турында сөйләнсә, уен оештыру бүлегендә күмәк, кызыклы уеннар уйнап кинәндек. Үзешчән сәнгать номерлары туры да искиткеч булды – тулы бер концерт программасы карадык. Һәр гаилә оста итеп чыгыш ясады. Соңгы турга милли ризыклар: чәкчәк, пәрәмәч, катык, кыстыбый, кош теле, икмәк пешереп алып килдек.
Һәр бүлектә һәр катнашучы гаилә үзенең барлык яктан да тырыш һәм булдыклы булуын күрсәтте.
Жюри әгъзалары: Норлат авылының хөрмәтле кешесе Розалия апа Ибраһимова, районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Элеонора Филиппова гадел бәяләмә биреп, гаиләләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Фестивальдә 1нче урынны Күгәйдән бер түбә астында яшәүче өч буын вәкилләреннән торган Зиннәтуллиннар гаиләсе алса, 2нче урын Олы Шырданнан Батталовлар гаиләсенә бирелде. 3нче урынга без – Бакырчыдан Сәлахиевлар лаек булдык. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды. Чараны оештыручыларга, гадел жюри әгъзаларына, катнашкан гаиләләргә зур итеп рәхмәт әйтәсем килә. Шундый эчтәлекле, истәлекле, күңелләрдә җылы хатирәләр булып сакланырлык булды ул көн.
Миләүшә Сәлахиева.
Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев