Казанда 4 ноябрьдә Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәмен үткәрү сәбәпле автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов хәбәр итте.
«Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәме Татарстан башкаласында 4 ноябрьдә узачак һәм иртәнге 7:30 сәгатьтә Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы молебеннән башланачак», – дип билгеләп үтте Сарманов.
Аннан дин тотучылар Благовещенск соборыннан Кремль тирәли һәм Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буйлап Богородицкий монастыре янына кадәр крест йөреше үткәрәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә 7:00 сәгатьтән әлеге маршрут буенча хәрәкәт чикләнәчәк, крест йөреше узган саен чикләү алыначак. Моннан тыш, 3 ноябрь 19:00 сәгатьтән Миславский урамы транспорт чараларын куеп тору өчен ябылачак.
Татар-информ
Нет комментариев