Әгәр дә кече йомыш килеп терәлеп тә, бушанырга ашыкмыйсыз һәм озак түзеп йөрисез икән, бик зур ялгышлык эшлисез. Алай ярамый! Нигә ярамыймы?
Инфекция куркынычы: организмнан сидек капчыгына чыгарылган бактерияләр инфекцияле авыруларга сәбәп булырга мөмкин.
Сидек капчыгы зурая: ул нормадан артык тулганда, зураю өчен стенкалары тартыла.
Бөерләрдә ташлар: сидек капчыгындагы «калдыклар» бөерләргә эләгә һәм кристалл катнашмалар барлыкка килә башлый, ә аннары ташлар.
Сидек юлы-куыгы рефлюксы: бу авыру, сидек организмнан чыгарылырга тиеш булу урынына, кабат уретра һәм бөерләргә әйләнеп кайткан очракта барлыкка килә.
Дискомфорт, көзән җыеру һәм ару: сез эч күпергәнен, организмда артык сыеклык һәм токсиннар тупланганын, туңып калтырану, ә аннары кече оча сөяге тирәсендә авырту һәм ару сизәсез.
Нет комментариев