Яшел Үзәндә район һәм шәһәр Советларының бишенче чакырылыш берләштерелгән сессиясе узды. А.М.Горький исемендәге мәдәният үзәгенең яңартылган конференц-залында узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирина Терентьева, район башлыгы Михаил Афанасьев, муниципаль берәмлекләр депутатлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, ведомство җитәкчеләре катнашты. Сессия бүләкләү тантанасы белән башланды.
Рәзилә Хәйретдинова фотолары
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – район һәм шәһәрнең агымдагы елның тугыз аендагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясау. Доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Анастасия Бауэр чыгыш ясады.

Төзелеш һәм төзекләндерү дәвам итә
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән районы Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында 9нчы урынны алып тора. Еллык торак төзелеше планы үтәлгән: барлыгы 203 188 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, шуның 84 659 квадрат метры – шәхси йортлар.
28 күпфатирлы йортта капиталь ремонт төгәлләнү алдында. Бу максатларга 392,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән, эшләрнең 93,3 проценты башкарылган.

Юлларны ремонтлауга һәм төзүгә быел 3 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Яшел Үзәндә һәм районның авыл торак пунктларында дистәләгән урамда юллар яңартыла. «Безнең ишегалды» программасы буенча 64 ишегалды төзекләндерелгән, шуларның 39ы – шәһәрдә.
Социаль һәм мәдәни өлкәдәге 31 объектта капиталь ремонт үткәрелгән. Осиновода балалар сәнгать мәктәбе, Октябрьский бистәсендә 260 урынлы балалар бакчасы, Норлатта универсаль спорт залы төзелеше дәвам итә.

Васильевода Карасиха күле яр буеның өченче чиратын төзекләндерү тәмамланган, Зөя елгасы буендагы променадның ике чираты да әзер. «Полукамушки» тарихи кварталын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә.
Бюджет һәм яңа билгеләнүләр
Сессиядә районның 2026 елның беренче яртыеллыгы һәм тугыз ае өчен бюджет үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева чыгыш ясады. Шулай ук 2030 елга кадәрге социальикътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Утырышта Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы итеп Илсур Рафил улы Касыймов, Зур Ключи авыл җирлеге башлыгы итеп Алмаз Сергеевич Алексеев сайланды.

Салым түләргә онытмагыз!
Газета укучыларыбызга искәртәбез: физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын 2026 елның 1 декабренә кадәр түләп бетерергә кирәк. Бурыч барлыкка килмәсен өчен, салым белдерүләрен тикшереп, түләүне вакытында башкару мөһим.
Нет комментариев