Яшел Үзән районында 64 ишегалды ремонтланган
Яшәеш

Яшел Үзән районында 64 ишегалды ремонтланган

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында юл эшләре башкарылган, урамны яктырта торган баганалар алыштырылган, кече архитектура формалары – балалар мәйданчыклары, таулар, таганар, шулай ук эскәмияләр куелган.

Быелгы программага 39 ишегалды кергән — шәһәрдә һәм 25 ишегалды — районның торак пунктларында:

  • Васильево бистәсендә – 4
  • Түбән Карамалыда – 17
  • Әйшә авылында – 4

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев