Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән пенсионеры мошенникларга 160 мең сум акча күчергән

Сак булыгыз!

Осиново авылында яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә телефонына билгесез кешедән шалтырату кабул итүе турында хәбәр итә. Ир-ат үзен социаль яклау хезмәткәре буларак таныштыра һәм ханымга тиешле пенсиядән кимрәк түләү ала, дип аңлата. Шалтыратучы аңа пенсиясен яңадан исәпләү өчен документлары белән социаль яклау бүлегенә килергә тәкъдим итә һәм СМСтагы кодны әйтүен сорый.

Пенсионер «Дәүләт хезмәте» сайтыннан килгән кодны хәбәр итә, шуннан соң гына шалтыратучының мошенник икәнлеген аңлап ала һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Ләкин җинаятьчеләр моның белән генә чикләнми, алга таба хатын-кызны алдалауларын дәвам итә: үзләрен МФЦ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре дип таныштыра. «Банк хезмәткәре» аның исеменә 200 мең сум кредит рәсмиләштерелгән, дип әйтә һәм кредит белән проблеманы хәл итәчәгенә ышандыра.

Икенче көнне пенсионер янына такси килә һәм аны якындагы банкоматка илтә. Инструкция буенча хатын-кыз контактсыз түләү өчен кушымта урнаштыра һәм банкомат аша тиешле счетка 160 мең сум күчерә. «Банк хезмәткәре» аңардан кушымтаны телефоннан бетерергә сорагач, ханым янә мошенниклар белән элемтәгә кергәнен аңлый.

Мошенниклыкның мондый схема корбаны булмас өчен, беркайчан да СМС кодларны билгесез затларга атамагыз! Бигрәк тә сезне ашыктырсалар һәм куркытсалар. Уйларга вакыт сорагыз һәм мөстәкыйль рәвештә мәгълүматны төгәлләштерү өчен кәрәзле операторыгызның ярдәм хезмәтенә шалтыратыгыз.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев