Алтын көзнең матур көнендә мәгариф хезмәткәрләре ел саен уздырыла торган Спартакиаданың беренче сынавында — җиңел атлетика кроссында көч сынашты.
25тән артык команда: укытучылар, тәрбиячеләр, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре — барысы да стартка чыкты!
Ярышта спорт рухы, азарт һәм хезмәттәшләрнең көчле ярдәме хөкем сөрде. Катнашучылар үзләренең физик әзерлеген һәм бердәмлеген күрсәтте.
Барлык командаларны уңышлы старт белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да көч, энергия һәм яңа җиңүләр телибез!
Безнекеләр өчен җан атабыз!
Нет комментариев