2026 елның 2–12 ноябрендә Роспотребнадзор товарларның цифрлы маркировкасы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия «кайнар линия»се үткәрәчәк. Әлеге чара 12 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көненә багышлана.
Бөтенроссия «кайнар линия»се кысаларында «Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик консультацияләр үткәрәчәк. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре өчен консультация пункты телефоны: (84371) 57263. Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 тән 16.45 кә кадәр кабул ителә.
Гражданнарга тәүлек буе консультацияләр өчен Бердәм консультация үзәге дә эшли: телефон 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай), ял көннәрсез, рус һәм инглиз телләрендә. Консультация үзәкләре һәм пунктлары турында мәгълүмат Россия Федерациясе субъектлары буенча Роспотребнадзор идарәләренең сайтларында урнаштырылган.
Тематик «кайнар линия» кысаларында кулланучылар товарларның цифрлы маркировкасы мәсьәләләре буенча аңлатмалар ала, «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы таләпләрнең үтәлешен җәмәгать контроле оештыру өчен нинди мөмкинлекләр бирә икәнен белергә, маркировкасыз товар табылганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген, шулай ук ГИС ЗПП порталы турында мәгълүмат ала алалар, анда фальсификацияләнгән продуктлар турында мәгълүмат бар.
Нет комментариев