Редакциябезнең якын дусты, һәрчак ачык йөз, җылы сүз белән килеп керә торган Шәүкәт абый Гыйззәтуллин бу юлы редакциягә кош тоткан сыман талпынып килеп керде.
— Кызлар, карагыз әле! Безгә автобуста бушлай йөрергә браслетлар тапшырдылар бит! — дип, шатлыгын яшермичә, кулындагы браслетларын күрсәтте.
Иң сөендергәне — бу мөмкинлек бер көнгә генә түгел, өч көнгә! Шәүкәт абый моңа чын күңелдән куанды. Күрәсең, кайчак кешегә әллә ни зур нәрсә дә кирәкми икән. Игътибар, ихтирам, бер җылы сүз — һәм күңелдә кояш чыга.
Шәүкәт абый безгә үзенә күрсәтелгән игътибар өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтен җиткерде, изге теләкләрен юллады:
— Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, — диде ул.
Ә без, үз чиратыбызда, аның шатлыгын күреп сөендек. «Кая барасың?» — дип сорагач, елмаеп:
— Шәһәр буйлап йөреп, урамнарны карап кайтам әле, — диде.
Шул сүзләрдә күпме җылылык бар…
Олы кешенең күңелен күрер өчен әллә ни күп кирәкми. Бер җылы сүз дә җитә. Бер ягымлы караш та җитә. Ә кайчак шул кечкенә генә игътибар кешенең бөтен көнен бәйрәмгә әйләндерә.
Нет комментариев