Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аллаһ бүләк итеп биргән болай да кыска гомерләр белән шаярмасак иде!

Ире яратмаган, яки аңламаган гүзәл зат, кайвакытта, бик тә тәвәккәл адымга барырга әзер.

Үпкәләп, үч алу өчен артык тәвәккәл адым


...Мин шактый гына вакыт зур кибеттә кассир булып эшләдем. Һәм гел бер кибеткә йөрүчеләр күрә – анда эшләүчеләр гел алышынып тора, чөнки хезмәт авыр, түземлеләр аз. Кадрлар «текучка»сы кемнәр белән генә таныштырмады! Кайсы-берсе бөтенләй хәтердә дә юк, ә кайсыларыдыр, үзләренең тотышлары, ниндидер тузга язмаган «поступоклары» яки юмор хисләре белән истә калган...

Менә Татьяна-Танюша мине бөтенләй шаккатырды. Без икебез дә аерылган хатыннар идек ул чакта, төшке аш вакытында сүз элекке ирләребезне искә алу темасына кереп китте. Таня үзенең өйдәше (мин бу сүзне сезнең газетада укып истә калдырдым, миңа калса, «гражданский ир»не бигеләү өчен иң кулай сүз) турында сөйли башлады, аның ул ирдән кызы бар. Йөккә узган вакытта икесенә дә егерме яшь булган. Тормышлары рәтле булмаган инде, Толясы рәтләп эшләмәгән, эчкәләгән һәм шау-шулы үзе кебек үк дуслары белән күңелле ял итәргә яраткан. Таня аның шундый битарафлыгыннан интеккән, әлбәттә. Әмма яшьлегеннән һәм тәҗрибәсезлектән, мәхәббәт дип аталган нәрсәгә ышанган.
Толя, компаниясендә уртак танышлары булуга карамастан, гел берүзе чыгып китә торган булган. Һәм ул моны йөкле хатынын ару-талчыгулардан аралау өчен эшләмәгән, әлбәттә. Аңа Танядан башка күңеллерәк, иркенрәк һәм рәхәтрәк булуын яшь хатын да белеп торган.
Бер җәйге кичтә Толя өйдә компьютерда уйнап утырганда, Таня аны бергәләшеп урман паркына йөреп керергә чакырган, әмма тегесе аңа күзләрен күтәреп кенә караган да, баш тарткан. Кичке сәгать сигезләр тирәсендә аңа кемдер шалтыраткан, сөйләшү өчен кухняга чыгып киткән (соңгы араларда Танядан гел шулай телефоннан качып аралаша башлаган ул). Шуннан соң, кәефе күтәрелгән, «терелеп» киткән ир киенә башлый. Таняның, кая барасың, дигән соравына кыска гына: «Дуслар янына», – дип җавап бирә. Хатын үзен дә алыр­га сорый, тегесе грубый итеп «юк» дия дә, ишекне шапылдатып ябып, чыгып китә.
Өйдә үзе генә калган Таня егерме минутлап елый, аңа, әлбәттә инде, яраткан ирнең битарафлыгы, булачак әти хисләренең бөтенләй булмавы өчен «обидно» була. Аерылышу турында уй әле аның башына да кереп чыкмый, әмма Толяның каядыр дөньясын онытып күңел ачуына хатынның да эче поша, ачуы килә. Кие­нә дә, күл буендагы урман паркына чыгып китә. Йөреп, Горький исемендәге мәдәният сарае башындагырак эскәмия­гә ял итәргә утыра. Инде эңгер-меңгер вакыт, караңгылана башлый. Көтмәгәндә аның янына кавказ кыяфәтле яшь ир килеп баса. «Ә нигә әле шундый чибәр кыз кич белән ялгызы моңаеп утыра?» – дип сорый ул, акцент белән. Таняның башыннан таныш түгел ирләрдән котылу өчен әйтелә торган вариантларның барысы да йөгерешеп уза: иремне көтәм, дип ялганларга, телефонга җавап биргән кыяфәт ясарга, итәгатьле генә җавап биреп, китү ягын карау. Болар урынына, үзеннән мондый юләрлекне көтмәгән Таня: «Ак атка атланган принц­ны көтәм», – дип җавап бирә.
Таня миңа сөйләгәндә шушы урынга җиткәч, мин эчеп утырган чәемә йотыктым һәм күзләремне зур ачып, аңа карадым. Төн җитеп килгәндә урамда кем белән дә булса танышуның ничек куркыныч булуын нүжәли аңламаган? Нинди үпкә-ачу үзеңне саклау инстинктыннан да көчлерәк була ала?
Минем шаккатуымны Таня да аңлады һәм, чынлап та, ул вакытта Толяга үпкәсенең бик зур булуын, ә үзенең артык юләр һәм башсыз булуын әйтте. Бу хәл аның өчен ниндидер көчләр саклавыннан гына трагедиягә әйләнмәвен, кайчандыр шул дәрәҗәдә «безбашенный» һәм шундый адымга сәләтле булуына хәзер үзе дә ышанмавын аңлатты.
Теге ир Таняны шоколад белән сыйлый һәм артык итәгатьлек күрсәтеп тормыйча, саунага барып килергә чакыра. Таняны ул вакытта Толядан үч алу, аның шулай ирекле теләсә кая чыгып китүенә үпкә юләрлеккә этәрә. Ул ризалаша һәм теге ирнең паркның тышкы ягында торган машинасына барып утыра...
Таня сөйләп бетергәч, икебез дә берничә минут дәшми тордык. «Толя бу турыда белмәгәндер?» – дип сорадым мин ниһаять, шаккатуымнан айнып. «Юк, әгәр дә белсә башымны ватар иде. Ә беләсеңме нәрсә гаҗәп? Мин ул адымымнан соң күңелемдә үч алганлык, җиңү тәмен татымадым. Миңа җиңелрәк булмады. Ә хәзер искә алырга да куркам, барысы да коточкыч тәмамлана ала иде бит. Мәсәлән, берәр чокырда минем үле гәүдәм, баламны югалту, венерик авыру белән... Аллаһ саклады, күрәсең, тиле йөкле хатынны... Инде кызыма ун яшь, әмма мин әлегә кадәр ул тормыш тәҗрибәсе миңа нигә бирелгәнен аңламыйм...» – дип, урыныннан кузгалды ул, инде әбәд вакыты беткән иде...
Менә шундый хәлләр дә була дөньяда. Ире яратмаган, яки аңламаган гүзәл зат, кайвакытта, бик тә тәвәккәл адымга барырга әзер. Әмма Аллаһ бүләк итеп биргән болай да кыска гомерләр белән генә шаярмасак иде. Сине яратмаган ир – синең бер бөртек күз яшеңә дә тормый, шуны онытма, хатын-кыз! Нигәдер Таняның әлеге тормыш дәресен райондашларга да җиткерәсем килде. Бәлки кемгәдер гыйбрәт булыр...
 

Сәлам белән, Илсөяр.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев