Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 19 җинаять теркәлгән.
Шуларның 8е – шәһәрдә, 11е районда булган. 4 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 6 урлау, 9 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт булган.
«Зеленодольск» сәнәгать мәйданындагы ширкәт складыннан 4000000 сумлык әйберләр урланган. Моны шушы предприятиедә эшләүче 49 яшьлек баш инженер кылганлыгы ачыкланган.
71 яшьлек яшел үзәнле, билгесез затларның санкцияләнмәгән банк операцияләре тәкъдименә ышанып, 1100000 сум акчасыннан колак каккан.
Наркоконтроль хезмәткәрләре 2 очракка чик куйган: беренчесендә билгесез зат 26 яшьлек казанлыга 3,36 грамм авырлыкта наркотик матдә саткан. Икенчесендә Карамалы Тауның Пушкин урамында 30 яшьлек кешенең өендә 109,55 грамм «каннабис» һәм 115 грамм «конопля» табып алынган.
Нет комментариев