Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2022 ел азагына кадәр Татарстан 43 хезмәтне электрон рәвешкә күчерәчәк

Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында регион халкына төбәктә күрсәтелә торган 319 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең 276сы бар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

"Массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше узган ел ахырында башланды һәм быел да актив дәвам итә. 2022 елда республика халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр буенча 120 меңгә якын гариза бирелгән. Узган ел 6,5 мең шундый гариза бирелгән иде", - дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

«Быел дәүләт хезмәтләре порталында барлыгы 151 яңа хезмәт барлыкка килде, ел азагына кадәр тагын 43 хезмәт өстәләчәк», — дип ачыклык кертте республика саннар министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.

Начвин шулай ук Татарстанда иң кирәкле дәүләт хезмәтләрен атады. Бу-мәктәпкә гариза бирү, балага айлык пособие билгеләү, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләү һәм ТКХ өчен түләүгә субсидияләр билгеләү, шулай ук беренче балага ай саен түләү.

Элегрәк кешеләргә әлеге хезмәтләр өчен җәяү барырга, документларын башкарма комитетларга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә тапшырырга кирәк иде. Бүгенге көндә Татарстанлыларның мондый ихтыяҗы юк, дип ассызыклады Илья Начвин.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан мәктәпкә гариза бирү буенча электрон хезмәтләрнең тулы циклын гамәлгә ашырган.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/do-konca-2022-goda-mincifry-tatarstana-perevedet-v-elektronnyi-vid-43-uslugi-5886542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев