Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр көне якынлаша

Ана Баласының бер шатлыгы өчен Мең мәртәбә сөенүче - АНА. Баласының бер хәсрәте өчен Мең мәртәбә көенүче - АНА. Баласының хәле авырайса, Мең мәртәбә хәл белүче - АНА. Баласының барча хыянәтен Мең мәртәбә кичерүче - АНА. Ризыгының иң тәмлесен, Үзе ашамыйча, Баласына-җанашына суза АНА. Баласына булган мәхәббәткә Соңгы сулышына кадәр...

Ана
Баласының бер шатлыгы өчен
Мең мәртәбә сөенүче - АНА.
Баласының бер хәсрәте өчен
Мең мәртәбә көенүче - АНА.
Баласының хәле авырайса,
Мең мәртәбә хәл белүче - АНА.
Баласының барча хыянәтен
Мең мәртәбә кичерүче - АНА.
Ризыгының иң тәмлесен,
Үзе ашамыйча,
Баласына-җанашына
суза АНА.
Баласына булган мәхәббәткә
Соңгы сулышына кадәр
Тугры калучы кем?
- АНА.
Рәшидә Гаязетдинова-Ильясова.
Яшел Үзән
Табигать аклыкка төренгән чорда - ноябрьнең соңгы атнасында без иң кадерле бәйрәмнәрнең берсен - Аналар көнен билгеләп үтәбез. Быел ул ноябрьнең 27сенә туры килә.
Бу бәйрәм, чыннан да, барыбызга да кадерле. Тугыз ай буе карынында йөртеп, мең газаплар белән дөньяга китергән, тәгамының иң тәмлесен, үзе капмыйча, йөрәк парәсенә биргән, җил-яңгырдан саклап үстергән изге җаннарга баш иик. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, анага без һаман да бала. Рәхмәт сезгә, газиз аналар!
Аналар көне уңаеннан махсус акция игълан иткән идек. Шалтыратучылар шулкадәр күп булды, урыныбыз булган кадәр генә кабул иттек. Йөрәк түреннән чыккан изге теләкләр һәм рәхмәт сүзләре - 5нче биттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250