Хезмәттәшенә аткан Игорь Богаченко һәм ярдәмчесе Илья Кострубинны акча һәм корал белән Марий Эл республикасында тотканнар, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online».
Исегезгә төшерәбез, 23 гыйнварда 11:07 сәгатьтә Яшел Үзәндә инкассатор, 26 яшьлек Игорь Богаченко хезмәттәшенең аягына атып яралап, "Фольксваген Амарок" машинасында 63 млн. сум акча урлап качкан иде. Бераздан ташлап калдырылган инкассатор машинасы табылды. Анда урланган акчаның бер өлеше - 4 млн. сум тирәсе генә калдырылган иде. Ләкин ул вакытта җинаятьчеләрне "кайнар эздән" тоткарлап булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев