Тәмле лечо ясыйбыз
Тәмлетамак

Тәмле лечо ясыйбыз

Рецепт.

Кирәк булачак:

  • 6 кг помидор
  • 10-12 шт борыч
  • 16 төш сарымсак
  • 2 аш кашыгы тоз
  • 2 стакан шикәр комы

Алабыз 3 кг помидор. Кабыгын чистартабыз. Шакмаклап турап, кастрюлгә салабыз. Болгарский борычны (турап) сарымсакны да шунда салабыз. 10минут пешерәбез.

3 кг помидорны турап өстенә өстибез. 2 аш кашыгы тоз, 2 стакан шикәр комы салып болгатып, 30минут пешереп алабыз. Стер. банкаларга салып, капкачын ябып, җылы юрган астына озатабыз.

Тәмле булсын! 

Эльмира Камалиева блогыннан


Нет комментариев