Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Күгән сливасыннан соус

Әчкелтем-татлы әлеге соус гадәти булмаган, пикантлы диләр инде, тәмнәр яратучы гурманнар күңеленә хуш килер. Аны ит, балык, төрле гарнирлар, яшелчәләр белән кулланалар. Үсемлек мае белән болгатып, тавык канатлары өчен, тиз маринад та ясарга була.

Соус өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • күгән – 1 кг
  • кинза – 1 бәйләм
  • бөтнек – 5 гр
  • кориандр – 5 гр
  • тоз – 10 гр
  • сарымсак – 3 тырнак
  • әче борыч – 1 кузак
  • алма серкәсе – 1 а.к.
  • су – ½ стакан
  • шикәр комы, тәмләткечләр.

Күгәнне суга салып, йомшарганчы кайнатып алырга һәм сөякләреннән арындыру өчен, эре тишекле иләк аша үткәрергә. Аннары, тәмләткечләрне өстәп, 10 минут кайнатырга. Вак итеп туралган бөтнек, кинза, борыч һәм сарымсакны кушып, кабат 10 минут пешерергә. Соңыннан алма серкәсен салып болгатырга һәм кайнап чыккач ук, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев