Карлыганнан желе әзерлибез
Тәмлетамак

Карлыганнан желе әзерлибез

Тәмле булсын.

Әйе, җәйнең «эссе» чоры җитте, өлгер генә! Әле каен җиләген җыйдык, инде артыннан ук җир җиләге өлгерде. Табигать бүләге белән чиләкләребезне тутырып кайтып керәсең, ә бакчаңда карлыганнар да пешеп җитешкән. Башкалар җиләк чистарткан арада, без карлыганнан желе ясап алыйк. Әрәм итеп булмый бит инде бакча җимешен дә!


5 стакан карлыган, 8 стакан (4+4) шикәр комы, 1/3 стакан су кирәк булыр. 4 стакан шикәр комы һәм шул күләмдәге судан сироп ясарга һәм барлык карлыганны шуңа салып, биш минутлап кайнатырга. Уттан алып, калган 4 стакан шикәр комын кушып, яхшылап болгатырга.

Куе һәм тәмле кайнатма әзер.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев