Камыр эчендәге тавык ите
Рецепт.
Кирәк була:
- тавыкның түш ите - 500 г
- лимон - 1 шт
Камыр өчен:
- йомырка - 4 шт
- шулпа - 2 аш кашыгы
- он - 1 стакан
- тоз, борыч
- кыздыру өчен сыек май - 400 г
Тавык итенең ике ягын да төеп, озынча тасмалар кисәбез, тоз, борыч сибәбез, лимон согы сыгабыз.
Савытка йомырка сытып туглыйбыз, шулпа, тоз, әз-әзләп кенә он кушып, коймак камырыныкы кебек камыр ясыйбыз.
Калын табада май кыздырабыз,тавык кисәген башта онда әвәләп, аннан камырга манып, кызган майга салабыз. Ике ягын да әйләндереп пешерәбез һәм артык мае сеңсен өчен кәгазь тастымалга куябыз.
Табынга кайнар килеш тә, салкын кабымлык итеп тә бирергә була.
Розалия Кильметова
Чыганак: Кирәкле төркем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев