Гөлчәчәк Фатхуловадан дөгеле җимеш бәлеше рецепты тәкъдим итәбез
Әлеге бәлеш камыры ит бәлеше, өчпочмак, бәрәңге тәкәсе, башка төр ризыклар пешерергә дә ярый.
Камыр өчен:
- 150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән ак май (җылы)
- 1-2 аш кашыгы майонез
- ярты чәй калагы тоз
- чеметеп генә чәй содасы
- он салып
камыр басабыз.
20 минут чамасы камырны табак белән каплап тотабыз.
Эчлек өчен тозлы суда бүрттереп (пешәр-пешмәс ) алынган 2 стакан дөге ярмасы, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем җимеше), 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз (тәменә карап), эретелгән ак май кирәк.
Башта камырны басып куябыз. Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Дөгене тозлы суда бүрттереп-пешереп (пешәр-пешмәс дип аңларга, дөгегез изелеп бетмәсен) алабыз, сөзәбез, салкын су белән юдырып алабыз. Суын саркытабыз. Тастымалга җәеп бераз киптереп алсагыз, тагы да яхшы. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне, шикәр комы, тоз, ак май салып яхшылап сак кына болгатабыз. Камырыбызны җәеп, эчлекне салып, өстен каплап, бәлешебезне ясап кызган мичкә пешерергә куябыз.
40- 45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез, алып, майлап аз гына каплап торабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев