Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

«Чикләвек» пирогы

Рецепт.

Кирәк була:
Ак май – 150гр.
Он – 350гр.
Шикәр комы – 50гр.
Каймак – 100гр.
Разрыхлитель – 1б.к.
Кайнаган сгущёнка – 2 банка
Әстерхан чикләвеге кирәгенчә

Иләнгән он өстенә ак майны уабыз, ваклыйбыз. Шикәр комы, разрыхлитель, каймак кушып йомшак камыр басабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез, берсе зуррак, берсе кечерәк. Кечкенә өлешен суыткычның морозильник өлешенә тыгабыз, зурысын суыткычка.

Әстерхан чикләвеген май салмыйча гына табада биш минут кыздырып алабыз.
Таба тәбен ак май белән майлыйбыз, һәм камырның зур өлешен тигезләп җәябез, кырыйларын күтәрәбез. Кайнаган сгущёнканы тигезләп җәеп чыгабыз, өстенә кызган әстерхан чиклвеген салып чыгабыз. Иң өскә калган камырны угычтан уабыз. 180 градуска кадәр җылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Алинә Мәҗидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев