Киңәшләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Машинаны стоянкага куя алмыйм, нишләргә?
– Мин тулай торакта яшим, бүлмә бер хатын-кыз милкендә. Өй янына машинамны куярга рөхсәт итмиләр, стоянка өчен түләргә кушалар. Моңа хокуклары бармы һәм бу очракта нишләргә?
-
Элекке хатыным белән тыныша алмыйбыз
– Хатыным белән аерылыштык, уртак ике балабыз бар. Хатыным балалар белән аралаштырмый, очраштырмый һәм миңа каршы котырта. Матди яктан ярдәм итәм, акчаны банк аша күчерәм. Балалар белән күрешүгә киртәләр тудырмасын өчен хатынга ничек нәтиҗәле йогынты ясарга?
-
Машина йөртү таныклыгын алыштырыргамы?
– Бер ай элек кияүгә чыктым һәм иремнең фамилиясен алдым. Тик һич кенә дә машина йөртү таныклыгымны алыштырырга кулым җитми. Әгәр дә, ирем фамилиясенә күчкән паспортым үзем белән булса, иске правам белән йөрергә ярыймы икән?
-
Васыятьнамә буенча сеңлемә калды
– Туганыбыз вафатыннан соң, аның өе васыятьнамә буенча сеңелемә калды. Озак тормый ул да үлде һәм мирасын ире кабул итте. Әлеге йортны суд аша үземә алу мөмкинлеге бармы икән?
-
Ата-анага алимент түләргә?
– Балалары әти- әниләренә нинди очракта алимент түләргә тиеш. Закон телендә аны ничек аңлатырга?
-
Бүләккә салым тиешме?
– Кызыма фатир бүләк итәм. Моның өчен нинди салым түләргә тиеш булабыз?
-
Пай җирләре өчен бирелгән икмәккә кеше башка авылга йөрергә тиешме?
– Бу пай җирләре өчен бирелә торган икмәк белән ел саен бер үк проблема. Мин 80 яшьлек әби Бакырчыда яшим һәм ул бодайны нинди транспорт табып, башка авылдан төяп кайтыйм? Алмыйча да булмый, әле аяклар йөргәндә тавык-чебешен, каз-үрдәген дә асрыйсы килә. Бирергә дә бик соңга калалар, шушы көн җитте бит инде!
-
Ашыгыч медицина ярдәме машинасы авыруны көтеп торырга тиешме?
– Әтиебез авырып киткәч, Норлат дәваханәсенә мөрәҗәгать иттек. Тиешле медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алга таба дәваларга җиһазларыбыз юк, дип ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында Яшел Үзән дәваханәсенең кардиология бүлегенә алып киттеләр.
-
Албабадан Норлат авылына йөрүче автобус Акъегеткә кадәр бара аламы?
– Албаба станциясеннән Норлатка зур автобус йөри һәм аның поезд белән поезд аралыгында буш вакыты бик күп. Шуны Акъегет ягындагы авыллар арасына да җибәреп булмасмы икән? Алайса 300 сумга такси чакыртабыз, пенсионерлар өчен кыйммәт. Шуннан көнгә бер автобус әйләнсә, ничек яхшы булыр иде. Акъегеттән укучыгыз.
-
Бала караган өчен пособиене ата кеше ала аламы?
– Без хатыным белән язылышмыйча гына яшибез һәм уртак балабыз бар. Хәзерге вакытта хатынымның югары хезмәт хаклы эшкә чыгу мөмкинлеге туды. Ә мин бала белән өйдә утырачакмын. Әмма безне бер мәсьәлә борчый: мин бала пособиесен үземә рәсмиләштерә аламмы?
-
Чүп-чар өчен түләү
– Без элек көндәлек калдыкларын чыгарган өчен торакта теркәлгән кешеләр исәбеннән чыгып түли идек. Ә хәзер әлеге хезмәт өчен хисапны фатирның квадратурасыннан чыгып ясыйлар. Нигә шулай эшли башлаганнарын аңлатып та тору юк. Без күпмедер вакыт әни янында авылда яшибез, әмма калдыклар чыгарган өчен барыбер түлибез. Бу дөресме инде? Анда яшәмәгән вакыт өчен түләмәскә мөмкинме?
-
Түләнмәгән хисап
– Узган еллардан калган, фатирларга түләү өчен 10 мең сум бурычыгыз бар дигән хәбәр җибәргәннәр. Тик мин һәрвакытта да ТКХ хезмәтләре өчен үзвакытында түләп бардым. Барлык витанцияләр дә кулымда, анда беркайда да бурыч барлыгы күрсәтелмәгән. Хисап үзәгенә барып яңадан исәпләтеп йөрергә вакытым юк, иртәдән кичкә кадәр эшлим. Нишләргә икән миңа? Ул уйлап табылган бурычны түләмәсәм ярыймы?
-
Аерылышу һәм ярты фатир?
– Ирем белән аерылышырга булдык. Тик безнең торак уртак һәм мин алдатмас өчен нишләргә дә белмим. ЗАГС аркылы аерылышыргамы яки мәсьәлә судта каралсын өчен аңа ризалык бирмәскәме? Әллә башта торак мәсьәләсен хәл итеп, аннары гына бу адымны ясаргамы? Безнең әле уртак бала да бар бит.
-
Субсидияне ничек алырга?
– Бер фатир сеңлем белән икебезгә урталай бүленеп, шәхси милек итеп рәсмиләштерелгән. Тик, мин анда яшәмим. Сеңелем субсидия ала, әмма үз өлешенә генә. Аңарга субсидия күләмен ничек тә булса арттырып булмыймы икән, фактта ул бит фатирдан тулаем куллана?
-
Бала бакчага йөри ала
– Сигез яшькә кадәр баланы балалар бакчасында калдырып буламы? Икенче елның 1 сентябрендә аңа сигез яшь һәм өч ай булса, аны беренче сыйныфка кабул итәрләрме?