Киңәшләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Милек салымы күпме билгеләнә?
– Шәһәр читендәге торак йортның күпме мәйданына физик затлар өчен шәхси милек салымы билгеләнми?
-
Варисчы булу хокукы кемдә?
– Лаексыз, дип танылган варислар кем ул?
-
Куркыныч тудырган өчен нинди җаваплылык каралган?
– Югары куркыныч тудыручы чыганак (телефон, теле-радио антенналары, югары вольтлы электр баганалары һ.б.) китергән зыян өчен нинди җаваплылык каралган?
-
Экономияләргә теләсәң, интернет аша түлә
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» www.госуслуги.рф федераль дәүләт мәгълүмат системасында РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү, шулай ук машина йөртү таныклыкларын электрон рәвештә бирү һәм алыштыру буенча дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеген гамәлгә ашыра. www.госуслуги.рф порталы аша дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама бирелә.
-
Банктан шалтыратып, теңкәмә тияләр
–Танышым банктан кредит алганда, ризалыгымны сорамый гына, контакт телефоны итеп, минем номерны биргән. Бу ике ел элек булган хәл. Хәзер миңа көненә уникешәр тапкыр шалтыраталар. Бу башбаштаклыкны туктату өчен, кая мөрәҗәгать итәргә?
-
Җир хуҗасы булу өчен нишләргә?
– Авыл советы җирне арендага биргән иде. Кулда документлар юк. Әбиебез җирдән баш тартып, гариза язган. Хакимияттә ул язуны таба алмыйлар. Шул җирне кире кайтарып, шәхси милек итеп рәсмиләштереп буламы?
-
Элекке хатыным чыгымнарын яшерә
– Хатыным алиментка бирде. Шунысына исем китте, беренче хатны мин аерылышканчы ук алдым. Балалар минем әти-әни карамагында, кием-салым, ризык һәм үсеш, белем өчен кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителгән. Хатынның азык-төлек һәм кием-салым сатып алганга чекларны миңа күрсәтәсе килми (бу аңлашыла да, чөнки үзенең акча туздыруын яшерә). Балаларга киткән чыгымнарга чекларны күрсәтергә аны ничек мәҗбүр итәргә?
-
Кредит алып, фатирсыз калмабызмы?
– Без, улыбыз ның исеменә хосусыйлаштырылган ике бүлмәле фатирда теркәлгән. Ул, фатирны залог итеп кулланып, банктан кредит ала. Безне нинди проблемалар көтү куркынычы бар?
-
Аерылышмыйча гына, алиментка биреп буламы?
– Мин кияүдә, кызыбызга 7 яшь. Ирем фатирында яшибез, ул милек хуҗасы. Мин пропискада түгел, кызым гына. Ике бүлмәле фатирда ярты өлешем бар, анда абыем гаиләсе белән яши. Ирем тагын бер фатирны мирас итеп алды, аны арендага бирә. Ул күп еллар инде эшләми һәм теләми дә. Алиментлар түләми һәм акча бөтенләй бирми, баланы тәрбияләүдә катнашмый. Айнык көне юк, булган бөтен нәрсәне ашый. Мин хәлдән тайганчы эшлим, гаиләне тартам. Чыгып китәргә урын юк. Аннан ничек котылырга? Аерылышмыйча гына ничек алиментка бирергә?
-
Просрочка алуның шартлары нинди?
– Кредитым бар һәм түләргә мөмкинлегем булмаганлыктан, 54 көн «просрочка» барлыкка килде. Вакытлыча нишләп була икән?
-
Ничек качыйм эзәрлекләүдән?
– Мине бер кеше эзәрлекли. Аны 14 ел беләм. Минем инде күптән ирем һәм балам бар, ә ул подъезд төбендә саклап тора, физик көч кулланып, машинасына утыртмакчы була.
-
Элекке егетем бурычка батырды
– Егетем белән язылышмыйча гына «гражданский брак»та яшәдек. Ул машина сатып алды һәм җитмәгән 80 000 сумны үз исемемә кредит алып бирдем. Хәзер безнең юллар аерылды, әлеге акчаны кайтарып бирергә аның уенда да юк. Миңа нишләргә? Фатирга түләп торам, ул мине бурычка батырып чыгып китте.
-
Садикта урын булмау сәбәпле, мине эшсез кала алам. Нишләргә?
– Әгәр дә балалар бакчасында улыма урын булмаса, мине эштән чыгарырга мөмкиннәрме икән? Балама февраль аенда 3 яшь булачак. Ә балалар бакчада урыннар сентябрьдә генә бирелә. Миңа нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
-
Кыйнаган өчен ничек җавапка тартырга?
– Мине кыйнадылар, күгәргәнтыр налган урыннарым бар. Һөҗүм итүчене ничек җаваплылыкка тартырга һәм аңа ни яный?
-
Пропискадан төшереп буламы?
– Мин авылдан килеп эшләдем, фатир сатып алдым, үзем генә яшим. Иптәш кызым килеп миндә бераз яшәде һәм хәзер эш тапкач, фатир арендалап тора. Без аның белән бик якын һәм ул үзен пропискага кертүемне үтенде (аңа эше буенча кирәк). Әйтегез әле, аннары мин аны бернинди проблемасыз пропискадан төшерә аламмы? Дөнья хәлен белмәссең, кеше үзгәрә. Хәзер ул үтенә, ә аннары, суд аша таләп итә башласа?