Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Аерылышу һәм ярты фатир?

– Ирем белән аерылышырга булдык. Тик безнең торак уртак һәм мин алдатмас өчен нишләргә дә белмим. ЗАГС аркылы аерылышыргамы яки мәсьәлә судта каралсын өчен аңа ризалык бирмәскәме? Әллә башта торак мәсьәләсен хәл итеп, аннары гына бу адымны ясаргамы? Безнең әле уртак бала да бар бит.

– Беренчедән, аерылышу процессы варианты балагызның ничә яшьтә булуыннан тора. Әгәр дә аңа әле 18 юк икән, бары тик суд аша гына аерылышу мөмкин. Ә инде балагыз балигъ булганда, ЗАГС аша да була.
Икенчедән, милек теләсә кайчан, аерылышмый гына да бүленә ала. Моның өчен судка тиешле дәгъва гаризасы язарга кирәк.
Өченчедән, милекне аерылышканнан соң, өч ел дәвамында бүлешергә ярый.
Дүртенчедән, уртак торагыгызның барлыкка килү табигате билгеле түгел. Әгәр дә ул өйләнешкәннән соң уртак акчага сатып алынган икән, бүленергә тиеш. Ә инде приватизацияләнгән булса, мондый милек уртак булып саналмый һәм аерылышканда бүленми. Теләсә кайсы очракта да андый мөлкәтнең ½ өлеше сезнеке. 
Бишенчедән, әгәр дә фатир приватизацияләнгән һәм сезнең балигъ булмаган улыгыз шул вакытта анда теркәлгән икән, хосусыйлаштыру процессында улыгызның катнашуы мәҗбүри. Шуңа күрә, әлеге очракта милекне өч кешегә бүлергә туры килә яки башкарылган приватизация (әгәр дә бала исәпкә алынмаган булса) законсыз дип табылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев