Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Поэзия ае

Батырлар килә, бирегез мәйдан!

***

Җиңәренә зур өметләр баглап,
Батырлар чыга мәйдан түренә.
Кем кемнән көчле икәне,
Шушы көрәштә менә күренә.
"Көндәшемне җиңерлек көч бир!
Диеп сорый алар Ходайдан.
Сөлгеләр тотып, горур атлап,
Батырлар килә, бирегез мәйдан!
Менә алар безнең батырлар,
Көрәштә чыныккан ир-егетләр.
Йөзләр җитди, йөрәкләрдә ут,
Барысы да лачын кебекләр.
Көрәш безнең элек-электән,
Ата-бабалардан калган йолабыз.
Батырларга көч һәм сабырлык,
Изге теләкләр теләп калабыз.

Айгөл Гыйләҗиева,
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев