Сыйфатсызны сыйфатлыга алмаштырып буламы?
«Сорау-җавап»
Белгәнемчә, әгәр товар миңа 14 көн дәвамында формасы, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектлануы буенча туры килмәсә, сыйфатлы товарга алмаштыру хокукым бар. Бу вакыт ничек исәпләнә һәм аңа сатып алу көне кертеләме?
– Чыннан да, 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 25нче маддәсенә ярашлы рәвештә, кулланучы тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны, әгәр ул формасы, фасоны, төсе, күләме яки комплектлашуы буенча туры килмәсә, әлеге товар сатып алынган сатучыдан шундый ук сыйфатлы товарга 14 көн дәвамында алмаштырырга хокуклы.
Шулай итеп, товарны алмаштыру өчен 14 көнлек срок сатып алу көненнән соң киләсе көннән башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев