Помидорлар эре булсын өчен нишләргә
Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова киңәше:
– Беренчедән, томатка суны сирәк, әмма күп итеп сибәргә кирәк. Су якынча +24 градус җылылыкта булырга тиеш.
Икенчедән, тукландыруга әһәмият бирергә. 10 литр суга 4 тамчы йод тамызып, атнага бер тапкыр шуны сибәргә. Болай эшләгәндә, помидорлар эре булачак, тизрәк тә өлгерәчәк.
Сүз уңаеннан, помидорлар төшкәч, көл һәм тоз эремәсе белән тукландырганда, алар тәмлерәк, татлырак булып пешәчәк. Моның өчен 10 литр суга бер аш кашыгы тоз һәм бер стакан көл салып болгатырга. Һәрбер төпкә ятышар литр сибәргә.
Чыганак: 1001 КИҢӘШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев