Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Күзгә төтен җибәреп

Тәмәке тарту – кеше сәламәтлегенә җитди зыян китерүче иң зарарлы гадәтләрнең берсе.

Сәламәтлек зур байлык!

Тәмәкенең зарарсыз дозасы юк. Бик сирәк һәм аз кулланган очракта да ул кеше организмындагы төрле органнарга һәм сис­темаларга карата үзенең мәкерен эшли. Әле тартучы үзе генә түгел, аның төтенен генә сулаучылар да зыян күрә.

Тәмәке төтененә 4000гә якын химик кушылмалар керә. Шуларның иң куркынычлары булып бензол, ацетон, мышьяк, аммиак, төрекөмеш, кургаш, формальдегид һәм ацетальдегид санала. Менә бу мәгълүматны белгәннән соң да тартасы киләме икән? Бу үзеңне үзең үтерү дигән сүз бит инде, әле акчага сатып алып! Бер кап бәясен уртача 150 сум дип алсак, көнгә шул бер каптан гына исәпләгәндә (күбрәк тартучылар да бар) дә, айга 4500 сум бит ул! Кыйммәтле саналган витаминнар комплексын алып, рәхәтләнеп сәламәтлеккә зыян урынына файда китерергә була!

Тартуны ничек ташларга?

Сигаретны ахырына кадәр тартып бетермәскә, соңгы өчтән бер өлешен калдырырга кирәк, иң зарарлы матдәләр аның нәкъ шул өлешендә;
Тәмәкене тирән суырып тартмагыз;
Көн саен 1-2 тәмәкегә ким тартырга тырышыгыз;
«За компанию» беркайчан да тартмагыз;
Бик тә тартасы килү вакытын тәмәкесез үткәрергә тырышыгыз.

Тартудан баш тартканда:

Күбрәк сыеклык: су, сок, сыек кына итеп лимонлы чәй эчегез;
Куе чәй һәм каһвә эчмәгез – алар тәмәке тартасын китерә;
Көн саен бер кашык бал ашагыз – ул бавырны зарарлы матдәләрдән чис­тартырга булыша;
Актив хәрәкәтләнегез – физкультура тәмәке турында уйлардан аера, сулышны чистарта;
Көн саен душта коеныгыз.
Тәмәке тартмый башлагач:

Инде бер айдан сулыш яхшы ук чистара һәм хроник йөткерү бетә;
Йокы туя башлый, эшкә сәләтлелек, тонус арта;
3-6 айдан үпкәләр зарарлы матдәләрдән (сумала, тәмәке тузаны һ.б.) арына;
Бер елдан коронар авырулар куркынычы 50%ка кими;
5 елдан соң үпкәләрдә яман шеш авыруы барлыкка килү мөмкинлеге яхшы ук кими.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев