Каен җиләгендә дәвалау һәм профилактика максатларында куллану өчен бик күп файдалы матдәләр бар
Файдалы киңәш – акчадан кыйммәт
Каен җиләге кызарып пешкән
Каен җиләгендә шикәр 15%ка кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Аңарда шулай ук дәвалау һәм профилактика максатларында куллану өчен бик күп файдалы матдәләр бар.
Җиләк составының файдалы үзлекләре:
- клетчатка – эчәкне чистарта, холестеринны төшерә;
- фруктоза – энергия бирә;
- глюкоза – ми эшен яхшырта;
- органик кислоталар – кислота-селте балансын саклый;
- минераль тозлар – сөяк тукымаларын формалаштыруга ярдәм итә;
- пектин – эчәклек, йөрәк, кан тамырлары эшен нормальләштерә;
- каротин – иммунитетны арттыра;
- эфир мае – ялкынсынуны бетерә, яшәртә, тынычландыра;
- дуплаучы матдәләр –дисбактериозны кисәтә.
Җир җиләге составында А, В1, В2, С, Е, РР витаминнар җыелмасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев