Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яшелчәләр генә түгел, йорт кошлары да өлгерә, аларны күпмелек булгач суярга кулай соң

Үрдәгем үсеп җитә

Үрдәкләрне 56 көнлек булгач (оптималь уртача срок – туганнан алып 60 – 75 көнлек) сую яхшы. Бу яшьтә аларның йоннары яхшы куба һәм каты каурый төпләре юк дәрәҗәсендә була. Ә инде соңгарак калсаң, җәфаланачаксың аларны чүпләп. Бу вакыт эчендә алар масса җыя, гәүдәләрендә файдалы аз катламлы май үсә.

Индоутканы авырлыгы 2 – 2,5 кг, мулардны – 3 кг, ә пекин үрдәге минимум 2,5 кг булгач суялар.
3 айлык булгач, әлеге кошларның үсүләре акрыная, йон алыштыру чорлары башлана. Өлгермәгән һәм яшь каурыйлар тупаслана, ката, тиреләрендә «төп»ләр барлыкка килә. Андыйларны сыйфатлы итеп йолкып, чистартып бетереп булмый. Артык «өлгергән» йорт үрдәгенең итенә специфик тәм керә, корылана.


Суяр алдыннан төне буена утларын сүндермәскә киңәш итәләр. Бу организм­нары дезориентациясе өчен кирәк, ягъни ашаган ризыклары тизрәк эшкәртелә, ә су эчәклекләрен һәм ашказаннарын чистартырга булыша. Процессны тизләтү, җиңелчә эч йомшарту эффекты күрсәтү өчен 2%лы глаубер тозы эремәсе бирергә рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев