Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда нәрсә белергә кирәк

Яшелчә продукциясе – кеше тормышы өчен кыйммәтле витаминнар, туклыклы матдәләр һәм микроэлементлар чыганагы

Кулланучы хокукын яклау
Яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр максималь файда китерсен өчен, Рос­потребнадзор кайбер киңәшләрдән файдаланырга кирәклеген искәртә. Бу хакта безгә «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалындагы кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты табибы Надежда Александрович аңлатма бирә:

– Җиләк-җимешне махсус җиһазландырылган урыннарда – базарларда, кибетләрдә, җәйге палаткаларда сатып алырга кирәк. Аларны сату өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан сезонлы сәүдә урыннары бүлеп бирелә. Санитар кагыйдәләр буенча, аларны җирдән сату рөхсәт ителми.
Кулланучы сатучыдан азык-төлек продукциясенең килеп чыгышын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар таләп итә ала. Сатып алганда, продуктның тышкы кыяфәтенә, исенә, төсенә игътибар итәргә кирәк. Җитлеккән җимеш­ләр хуш исе белән аерылып тора. Сезонлы яшелчәләр, җиләк-җимеш сатып алуга өстенлек бирегез.


2021 елның гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булган «Азык-төлек продукциясен сатучы сәүдә объектлары һәм базарлары эшчәнлеге шартларына санитар-эпидемиологик таләпләр» норматив документы халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауга, авырулар барлыкка килүен һәм таралуын булдырмауга юнәлдерелгән.
Азык-төлек оешмалары хезмәткәрләренең шәхси медицина кенәгәсе, прививкалар, һөнәри гигиена әзерлеге һәм аттестация узганлыгы турында мәгълүматлар кертелгән табиб белешмәсе һәм эшкә рөхсәте булырга тиеш.

Кулланучылар хокукын яклау турындагы законга ярашлы рәвештә сатып алынган товарда кимчелекләр табылса, кулланучы үз сайлавы буенча товарны алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.


Хокуклар бозылганда кулланучы сатучыга, шулай ук Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә шикаять белән мөрәҗәгать итә ала.
«ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ­ның Яшел Үзән филиалы Техник регламентлар һәм санитар кагыйдәләр таләпләрен үтәү буенча авыруларны профилактикалау максатларында 2023 елның 6 аенда куркынычсызлык һәм сыйфат күрсәткечләре буенча 549 җиләк-җимеш продукциясе пробасын алып тикшерде, шулардан: санитар-химик күрсәткечләргә (нитратлар, пестицидлар) – 255 проба, микробиологик күрсәткечләргә (сальмонелланы һәм иерсинийны ачыклау) – 84 проба һәм 159 тикшеренү, паразитологик күрсәткечләргә – 210 проба һәм 418 тикшеренү. Лаборатория тикшеренүләре барышында куркынычсызлык һәм сыйфат күрсәткечләре буенча барлык пробалар билгеләнгән таләпләргә туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев