Дару үләннәрен ничек киптерергә
#кирәклекиңәшләр

Дару үләннәрен ничек киптерергә

Кибәргә куелган үләннәрне кояшта тотарга ярамый. Аны бераз үтәли җилле урында, саф һавада киптерергә кирәк. Үлән киптерү өчен иң яхшы урын – чорма.

✅Ромашка, мәтрүшкәләрне, каен яфрагын бәйләм итеп җыеп элеп киптерсәң яхшы.

✅Үлән тамырлары кояшта яхшы кибә.

✅Бака яфрагы белән үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерергә кирәк. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлаячак.

✅Бер-ике көннән аны икенче ягын әйләндереп тә киптерәсе була.

✅Һәр төр үләнне аерым киптерергә кирәк. Киптергәч, аның кайсы үлән икәнлеген, кайчан җыелганлыгын язып куярга да онытмагыз.

✅Кипкән үлән озаклап тузан җыеп ятарга да тиеш түгел. Шуңа күрә аны кибүгә үк урнаштырырга кирәк.

 

Чыганак:1001 КИҢӘШ


Нет комментариев