Чебеннәргә юл ябык
Бик тиздән чебеннәр усаллана, «тешли» һәм өйләргә керә башлый, чөнки алар да көз якынлашканын сизә, җылыда үзенә урын алып куярга тырыша.
Дихлофос, фумигатор кебек агулы матдәләр кулланмыйча гына, моңа юл куймау ысулын тәкъдим итәбез. Ул тулаем зыянсыз һәм бик гади. Пулевизаторлы савыт, су, бөтнек һәм яран исле эфир майлары кирәк булачак.
200 мл суга 7 тамчы бөтнек мае һәм 3 тамчы яран мае өстибез. Катнашманы пулевизаторлы савытка бушатып, яхшылап болгатабыз, тагын 500 мл су кушабыз. Шуннан соң өйдәге пәрдәләргә, мос кит сеткаларына, тәрәзә кырыйларына (авылда ишеккә дә) сиптерәбез.
Әлеге процедураны 4 көнгә бер кабатлыйбыз. Бу чебен-черкиләрдән генә саклап калмыйча, өегезгә хуш ис тә таратачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев