18 август 2021 яңалыклары
-
Чебеннәргә юл ябык
Бик тиздән чебеннәр усаллана, «тешли» һәм өйләргә керә башлый, чөнки алар да көз якынлашканын сизә, җылыда үзенә урын алып куярга тырыша.
-
Август аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә
Август аенда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстан халкы бер көнгә күбрәк ял итәчәк.
-
Михаил Афанасьев Татарстанның ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән "Чайка"лагерын карады
Биредә реконструкциядән соң торак корпуслар, ашханә, медицина пункты һәм спорт мәйданчыгы тулысынча яңартылды. Сәламәтләндерү лагере балалар һәм яшьләр өчен ел әйләнәсе эшлиячәк.
-
Ике атна эчендә татарстанлылар «мобиль сайлау»технологиясенә 3 меңнән артык гариза тапшырган
Татарстанда тавыш бирү көннәрендә фактта урнашкан урын буенча тавыш бирү турында гаризалар кабул итү дәвам итә.
-
Хөкүмәт Covid-19дан прививкалар ясатучылар арасында 100әр меңәр сум акча уйнатачак
1 сентябрьдән Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан гражданнарны бүләкләү программасы старт ала. Әйтик, 1 декабрьгә кадәр 100әр мең сумлык приз уйнатылачак, диелә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда.
-
Илкүләм проект кысаларында Татарстанның үзмәшгульлек үзәкләре фотога төшерү нигезләре буенча мастер-класста бушлай катнаша ала
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Минем бизнес» төбәк үзәгендә үзмәшгульләр өчен «Уңышлы бизнес алып бару өчен фотога төшү» дип аталган укулар үткәрәчәк. Яшь һәм тәҗрибәле фотографлар фотога төшерү буенча осталыкларын арттыра ала.
-
Күгәйдә спорт бәйрәме гөрләде
13 август көненә билгеләнгән Авыл көне һәм Спорт бәйрәмен Күгәйнең карты-яше Сабантуй бәйрәме сыман көтеп алды.
-
Ачык ишекләр көне уза
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 18 августында эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр көне» үткәрә.
-
Казанда мөселман киносы фестивале 50 фильм тәкъдим итәчәк
Агымдагы елның 5-10 сентябрендә XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Оештыру комитеты дөньяның 45 иленнән 584 гариза кабул иткән. Сайлап алу комиссиясе тарафыннан «тулы метражлы уен фильмы», «документаль тулы метражлы документаль фильм», «кыска метражлы уен фильмы», «кыска метражлы документаль фильм» һәм «милли конкурс» номинацияләрендә 50 фильм сайлап алынган. Һәр номинациядә берәр Татарстан тасмасы булды.