Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Татарстанның ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән "Чайка"лагерын карады

Биредә реконструкциядән соң торак корпуслар, ашханә, медицина пункты һәм спорт мәйданчыгы тулысынча яңартылды. Сәламәтләндерү лагере балалар һәм яшьләр өчен ел әйләнәсе эшлиячәк.

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев ТР яшьләр министры Дамир Фәттахов белән объектларны карап чыкты. Лагерь эшенең төп мәсьәләләре, шулай ук биредә профильле сменалар уздыру турында фикер алыштылар.

21-25 августта биредә этно-Стартапфорум узачак, ул 18-35 яшьлек 100 яшь кешене җыячак. Уку нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар 29-30 август көннәрендә эксперт һәм финанс ярдәме алу мөмкинлеге белән яклануга тәкъдим ителәчәк.

Семинар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә «Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы» белән берлектә узачак , проектның партнерлары: Росмолодежь, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Evolution» креатив агентлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев