Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакчады кырмыскалар: алар белән көрәшергә кирәкме?

Кырмыскалар безгә балачактан ук зыян салучы бөҗәкләргә каршы көрәшергә ярдәм итүче хезмәт сөючән “тиктормаслар” буларак билгеле.

Бакчада еш кына бөтенләй башка хәл килеп чыга: кырмыскалар орлыкны һәм үсентеләрне юк итә, чәчәк бутоннарын, яфракларын кимерә, баллы тамыразык һәм җиләк-җимеш культураларын зарарлый башлый.

Әмма шул ук вакытта, бакчада кырмыскалар туфрак структурасын яхшыртуы һәм аның уңдырышлылыгын арттыруга ярдәм итүе турында да билгеле. Бу кечкенә эшчеләрнең күп санлы йөрүләре җирне йомшаграк итә, ә бу үсемлекләр тамырларына сулау өчен уңай шартлар тудыра. Мәсәлән, әгәр яңгыр суалчаннары 20 см тирәнлеккә кадәр генә актив булса, бакча кырмыскалары ике-өч ел эчендә 1,5 метр тирәнлектәге бик яхшы аэрацияле, гөмбәләр-сапрофит һәм дымлылык 90%тан артык булган җир асты “йорты” төзи ала.

Кырмыскалар ярдәмендә туфракта калийның - ике, ә фосфорның 10 тапкырдан артык булуы күптән мәгълүм. Өстәвенә, нәкъ менә кырмыскалар калий һәм фосфорның үсемлекләрне тукландыру өчен кулай булмаган формадан эрүчән булына ярдәм итә.

Дачада бакча кырмыскаларының булуы - бик яхшы билге. Чөнки алар сәламәт туфракта яши. Әлбәттә инде бу бөҗәкләрнең уңай һәм тискәре яклары да бар, бу хакта иртәгә сөйләрбез. Безнең белән калыгыз!

Любовь Занина,
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев