4 март 2022 яңалыклары
-
Васильево бистәсендә яшәүче хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар
- Кадерле хатын-кызларыбыз! Сез - безнең иң гүзәл һәм кадерлеләребез! Әниләр, әбиләр, хатыннар, апалар, кызлар - сез безгә җылы һәм кайгыртучанлык, мәхәббәт һәм гармония бүләк итәсез, яңа казанышларга рухландырасыз! Чын күңелдән 8 Март белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, бәхет, муллык телим! Яратып һәм яратылып яшәгез! – дип котлады Васильево башлыгы Эльдар Хәлиуллин #khaliyllin.е
-
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстанда ковид чикләүләрне бетерү мәсьәләсе турында фикер алыша
Роспотребнадзорның ТР идарәсе урынбасары Любовь Авдонина, санитар табиблар коронавирус чикләүләрен өстәмә йомшарту мөмкинлеген анализлый, дип хәбәр итте. Хәер, Авдонина март азагына кадәр гамәлдәге чаралар үз көчендә калачак, дип өстәде.
-
Бакчады кырмыскалар: алар белән көрәшергә кирәкме?
Кырмыскалар безгә балачактан ук зыян салучы бөҗәкләргә каршы көрәшергә ярдәм итүче хезмәт сөючән “тиктормаслар” буларак билгеле.
-
Тагын 1685 татарстанлы тәүлек эчендә коронавирус йоктырган
Пандемия башланганнан бирле 123 009 очрак теркәлгән.
-
Масленицага Казаннан Свияжскига өстәмә электричкалар кертелә
Свияжск тимер юл станциясеннән Зөя утравына кадәр һәм кирегә автобуслар йөриячәк, аларның расписаниеләре шәһәр яны поездлары хәрәкәте белән килештерелгән.
-
«Туктатмагыз автобусны, аяксыз калдырмагыз!»
Бишнә җирлегендә яшәүчеләрнең хисап сессиясендә көн кадагында торган иң төп мәсьәләләрнең берсе – 554нче автобус маршрутының ябылу куркынычы иде.
-
Ел ярым машинасыз һәм 30 мең сум штраф
Ничек итеп бу юлларга эчеп чыгалар икән, дип шаккатасың инде. Машина күп, аз гына саксыз булдыңмы, фаҗига чыгуын көт тә тор. Әмма кайберәүләргә чикләүләр кагылмый, ничек те лиләр – шулай йөриләр.
-
Бакырчыда чүп-чар ни өчен вакытында түгелми?
Акъегет авыл җирлегенең хисап сессиясе быел чират буенча Юынчыда узды. Авыручылар саны арту сәбәпле, биредә дә җирле депутатлар һәм ра йон башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашында гына үтте һәм ул «Яшел Үзән» инстаграмы аша турыдан-туры трансляция ләнде. Язманы безнең аккаунтка кереп карый аласыз.