Бакырчыда чүп-чар ни өчен вакытында түгелми?
Акъегет авыл җирлегенең хисап сессиясе быел чират буенча Юынчыда узды. Авыручылар саны арту сәбәпле, биредә дә җирле депутатлар һәм ра йон башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашында гына үтте һәм ул «Яшел Үзән» инстаграмы аша турыдан-туры трансляция ләнде. Язманы безнең аккаунтка кереп карый аласыз.
Юынчы мәдәният йортында авыл уңганнары искиткеч күргәзмә оештыр ган иде. Без аларның мул хезмәтен социаль челтәрләребездә яктыртып барыр га тырыштык. Әллән ни зур булмаган авылда шуның кадәр тырыш хуҗалыкларның күп булуына сөенеп кайттык. Газетабызда бер язып чыккан, Хәлимовлар гаиләсе, мәсәлән, нинди генә кош-корт үстерми, тавыклары да кешенеке кебек кенә түгел, төрле төсле йомырка сала. Садыйковлар исә ике сыер асрый, ә сөтеннән заказ буенча май, каймак, эремчек, «сгущенка», катык, корт, шоколадлы май, баллы каймак әзерли. Фәһимә Сибгатуллина тәкъ дим иткән хезмәт җимешләреннән без бөтенләй өнсез калдык.
Туган авылына кайтып төпләнгәч, ул фермерлык белән шөгыльләнә башлый. Узган сезонда гына 150 каз, 100 үрдәк, 300ләп тавык үстергән. Туган җиребездә үскән шифалы үләннәрне җыеп киптерә. Кичләрен буш вакытларында бәйли, кыс касы, тик утыруның нәрсә икәнен белми. Менә сезнең кебекләр авылның тоткасы инде ул. Эш авыр дип зарланмыйча, хезмәтегездән тәм табып, барына сөенеп яши беләсез!
(Язманы тулысынча газетабызның 13нче санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев