Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакча җиләген кайчан утыртырга кирәк

Бакча җиләген язын һәм җәй азагында утырталар.

Җәен утырту отышлырак, чөнки бу очракта үсемлек киләсе елдан ук җиләк бирә башлый. Моны 25 июльдән 5 сентябрьгә кадәр эшләргә була. Шуннан соңга калдырмагыз, югыйсә үсентеләр суыкларга кадәр ныгып калырга өлгерми.


🌱Үсентеләр өчен мыекларны чирләргә бирешмәгән, яхшы уңыш биргән төптән генә алырга кирәк. Иң яхшы үсенте беренче мыектан алына. Әгәр утырту материалы җитми икән, һәр төптән өчәр үсенте алырга була.
🌱

 Бакча җиләге суган, сарымсак, яшел тәмләткечләр, кузаклылардан бушаган түтәлдә яхшы үсәчәк. Хәзер бу культураларның күбесе җыелды. Бакча җиләге өчен түтәлне кышын кар ята торган, әмма язгы кар сулары җыелмый торган тигез урында ясагыз.
🌱Җирен казып, 1 квадрат метрга 1әр чиләк исәбеннән черемә таратырга яки 50 г суперфосфат, 30 г калий сульфаты кертеп түтәлне алдан әзерләп куярга. Җир әчерәк булса, известь яки акбур кертергә була.



🌱Августта кызу көннәр еш була. Үсентеләрне утыртканнан соң ике атна каплап, күләгәләп, даими су сибеп торыгыз.

Чыганак: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев