Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Организм өчен кирәк булган витаминнар исемлеге

Август – витаминнарга иң бай ай һәм көзгә аяк басканда сәламәтлекне ныгыту мөмкинлегенә һич кенә дә битараф карарга ярамый.

Җылы һәм эссе көннәрдә болай да авыр, югары калорияле азык бик ашыйсы килми, шуңа организмга энергия һәм яшәү тонусын күтәрә торган ризыкларга өстенлек бирик.

Кояшлы көннәрдә куе сары, кызыл һәм сары яшелчә-җиләк-җимешләрдән әзерләгез. Алардагы бета-каротин күзәнәкләрдә картаю процессын акрынайта. Бу бигрәк тә сентябрь алдыннан диңгез буена баручылар өчен мөһим.


Аксымнардан балыкка өстенлек бирегез, ул тизрәк эшкәртелә һәм организмда үзләштерелә. Кызыл итне тавык, күркә, куянныкына алыштырыгыз. Итне, гомумән, атнага өч кенә көн ашарга тырышыгыз.


Клетчатка – августта иң кирәкле элементларның берсе. Көнгә 600 грамм яңа өзелгән яшелчә-җиләк-җимеш-яшел үләннәр ашарга кирәк. Шуннан артыгы кирәк тә түгел, югыйсә ашкайнату системасы эшчәнлеген бозарсыз.

Салатлар туклыклырак булсын өчен аңа коры эремчек, пешкән балык, кош ите, майсыз сыр кушарга мөмкин. Тәмләткечләрдән, мәсәлән, куркума һәм розмарин өсти аласыз.


Салатларга майонез түгел, ә зәйтүн мае, натураль йогырт, майсыз каймак, лимон согы, бәлзәмле серкә салыгыз. Ак оннан пешерелгән икмәкләрдән баш тартыгыз, ә менә эре чыгартылган оннан әзерләнгәне рационыгызда булырга тиеш.


Күбрәк гади су һәм С витамины булган эчемлекләр эчегез. Ә кайнар ризыклардан ешрак балык әзерләгез. Әгәр инде итсез тора алмыйсыз икән, каймакта куян, күркә итеннән кәтлит, тавык бавырыннан коймак, тавык фаршы белән брокколи кәбестәсеннән запеканка, эченә дөге белән тавык фаршы тутырылган борыч, бозау итеннән теф­тели кебек ризыкларга өстенлек бирегез.

Әлеге киңәшләргә колак салсагыз, көзге җепшек көннәр сезне куркытмаячак, чөнки иммунитетыгыз ныгыган, организмыгыз җиңел һәм файдалы ризыклардан хәл җыйган булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев