Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Антибиотик ул - файдалы да, куркыныч та

Табиб кисәтә! (рубр.)

20 - 26 ноябрь – Бөтендөнья микробларга каршы препаратларны дөрес куллану атналыгы 
Антибиотиклдар турында мәгълүматны безгә Яшел Үзән медицина профилактикасы табибы Валерия Феоктистова бирә: 
Антибиотик - рецептуралы препарат, аны вируслар булганда үзеңә үзең билгеләү мәгънәсез һәм сәламәтлек өчен куркыныч. Кискен респиратор вирус инфекцияләре вируслар аркасында барлыкка килә. Антибиотиклар - бактерияләр белән көрәшү өчен ясалган препаратлар. Моннан тыш, антибиотикларның, башка дарулар кебек үк, организмга тискәре йогынтысы да бар: аллергия чыгарырга һәм хәтта анафилактик шокка да китерергә мөмкин. Антибиотикларны авыруга табиб кына билгеләргә хокуклы. Аларны үзлегеңнән куллану бактерияләрнең тотрыклылыгына китерә, әгәр дә бактериаль авыру барлыкка килсә, антибиотик тәэсир итмәскә, яңа, көчлерәк вариантларын – супербактерияләрне үстерүгә ярдәм итәргә мөмкин. 
Күчмә кошлар кебек кыргый хайваннар пычрак судан яки туфрактан бактерияләрнең тотрыклырак вариантларын ала, микроорганизмнарны күчерүчеләр була алалар. Агынты суларны утильләштермәгән урыннарда антибиотикларга чыдам бактерияләр барлыкка килә. 
Сәнәгать калдыклары, хастаханәләр, фермалар һәм авыл хуҗалыгы антибиотикларга каршы торучанлык үсешенең мөмкин булган чыганаклары булып тора. 
Антибиотикка резистентлык турында нәрсәләр белергә кирәк? 
1.Антибиотикларны табиб кушуы буенча гына кабул итегез. 
2. Әгәр дә табиб кирәк дип тапмаса, аңардан антибиотиклар билгеләвен таләп итмәгез. 
3.Антибиотик куллану схемасын табиб кушканча үтәргә кирәк. 
4.Беркайчан да сезгә билгеләнгән антибиотикны башка кешеләргә тәкъдим итмәскә, аларда шундый ук симптомнар булса да. 
5. ОРВИ авырулары белән аралашмаска. Эпидезон вакытында медицина битлеген кияргә кирәклеген онытмаска. 
6. Прививкалар календаре буенча вакытында вакцинацияләнергә. 
7. Җенси юл белән йога торган инфекцияләрдән даруханә челтәрендә генә сатып алынган презервативлар кулланып сакланырга. 
8.Шәхси гигиена һәм туклану гигиенасы кагыйдәләрен үтәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев