Вадим Захаров концертында көтелмәгән хәл булган
Вадим Захаров социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә концертта булган кызыклы хәл белән уртаклашты.
Фото: Татар-информ архивыннан
Чыгыш вакытында саксофончы Айрат Закиров музыканы хисләнеп, актив хәрәкәтләр белән башкарганда аягын алга чөеп җибәрә, һәм саксофончының аяк киеменең берсе артка – сәхнәдә торган Вадим Захаров ягына оча.
Аяк киеме җырчыга эләкмичә, бераз алдарак төшә. «Чүт эләкмәде», дип язган видео астында.
Видео хәзерге вакытта бик күп караулар җыйган. Халык: «Бу кроссовка аякта тора белми, ахрысы. Илсөя концертында Чаллыда да шулай очкан иде ул», «Айрат – бик талантлы егет, сөйкемле, ягымлы. Кайсы концертта чыгыш ясаса да – сәхнә бизәге!», «Энем, болай итеп йөрмә, бер дә килешми», – кебек комментарийлар калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев