Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Иркә: «Аның кебек ирне эзләп табарга кирәк әле»

***

"Ир-атка, гомумән, кычкырырга, тавыш күтәрергә ярамый. Иремне көнләшеп, беренче елларны әз-мәз хәлләр була иде, хәзерге вакытта мин 40тан узган хатын-кыз һәм минем үз-үземә ышануым бар, көнчелек юк. Әгәр дә берәр нәрсә була калса да, мин моны тыныч итеп кенә кабул итәчәкмен, чөнки бу тормыш. Ни генә булмасын, ир белән хатын-кыз арасында була торган мөнәсәбәттә китекләр булса да, иремне гомеремнең ахырына кадәр хөрмәт итеп яшиячәкмен. Ул менә дигән әти! Бик төпле кеше, мине беркайчан да үпкәләткәне булмады. Кул күтәрмәде, начар сүзләр әйтмәде, бәбиләрне тапкач та, гел ярдәм итте. Төннәрен мин берүзем бала күтәреп утырмадым, мин торсам, ул да тора иде. Аның кебек ирне эзләп табарга кирәк әле. Шундый ир иткән өчен, беренче чиратта, аның әнисенә зур рәхмәт. Һәм, миңа калса, минем дә өлешем кергәндер дип уйлыйм. Безнең гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кеше, әлбәттә, балаларымның әтисе — Артур» – дип сөйли җырчы Иркә.

Татар эстрада

Фото: соц. челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев