Артистлар тормышы белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге әңгәмәбез герое – Олы Ачасыр авылы егете, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Илфат Гыйбадуллин.
Авылдан чыккан егетнең зур сәхнәгә юлы ничек башланган? Театр тормышының сәхнә артында тамашачы күрмәгән нинди мизгелләр яшеренеп ята? Ә иң мөһиме – зур сәхнәләргә күтәрелеп тә, туган авылын, авыл малае булуын күңелендә ничек саклап калырга? Бу хакта Илфат белән сөйләштек.
– Илфат, авылга кайткач, беренче чиратта күңелегез нәрсәгә тартыла? Олы Ачасыр сезнең өчен нинди урын ул?
– Олы Ачасыр – иң беренче чиратта туган авылым. Мин анда тудым, шунда үстем, 11 ел мәктәбен дә шунда укыдым. Балачактан ук авыл тормышында кайнап үстек: көтү көттек, печән чаптык, дуслар белән җыелып футбол уйнадык. Табигать кочагында үскән гади авыл баласы мин.
Шуңа күрә, авылга кайткач, күңел үзеннән-үзе шул таныш урыннарга тартыла. Балачак эзләре калган урамнар, кырлар, су буйлары... Аларның һәрберсенең үз хатирәсе бар. Кайтып, шул мохиттә йөреп алсаң, күңел тынычланып кала.

– «Мин актер булам!» дигән уй кайчан туды? Балачак хыялыгыз идеме, әллә тормыш үзе шул юлга алып килдеме?
– Бу хыял кечкенәдән килгән. Авылда узган төрле чараларда актив катнашып йөрдем. Мәктәптә шигырьләрне кычкырып, сәнгатьле итеп укырга ярата идем. Хәзер дә бер язма кулга эләкте: анда мин мәктәптә шигырь укыйм. Карап утырдым да: «Сәләтем кечкенәдән үк булган икән бит», – дип уйлап куйдым (көлә.) Ә сеңлем белән без өйгә кергән кешеләрнең, алар чыгып киткәч, үзебезгә генә хас итеп пародияләрен күрсәтә идек. Яман ният белән түгел инде, балачак шаяруы гына. Әмма хәзер уйлап карасаң, актерлыкка тартылу шул вакытлардан ук башлангандыр.
– Авыл малаена зур театр сәхнәсенә күтәрелү авыр булдымы? Юлыгызда нинди сынаулар очрады?
– Мәктәпне тәмамлап, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укый башладым. Укыганда ук спектакльләрдә катнаштыра башладылар. Укуны да, спектакльләрне дә бергә алып бару җиңел түгел иде, ләкин зарланып утырмадык. Без бит авыл малайлары. Гастрольләр дә булды. Себер якларына чыкканда салкын кунакханәләрдә 19 көн яшәгән вакытлар хәтердә. Ул чакта, әлбәттә, үзәккә үткән мизгелләр булды. Әмма хәзер ул кыенлыкларны искә төшергәндә, елмаеп куясың. Чөнки алар барысы да безнең һөнәри юлның бер өлеше булган.

– Кариев театрына килгән көнегез әле дә хәтердәме? Ул вакыттагы хисләрегезне ничек тасвирлар идегез?
– Мәктәпне тәмамлап килгән авыл егете өчен театр бөтенләй башка дөнья кебек иде. Казан, зур сәхнә, артистлар, репетицияләр, спектакльләр... Барысы да кызык, барысы да яңа.
Балачакта сәхнәгә чыгып шигырь укыган авыл малаеның бер көн килеп театр артисты булып эшләве – үзе зур үзгәреш. Башта, әлбәттә, барысына да ияләшергә кирәк булды. Әкренләп театр тормышы үзеңнеке кебек тоела башлый.
– Бүген уйнаган рольләрегез арасында күңелегезгә иң якыны кайсы? Әле башкарырга хыялланган образыгыз бармы?
– Үзебезнең татар әсәрләрендәге, үзебезгә хас булган образларны бик яратып башкарам. «Яратып туя алмадым» спектаклендәге Кәбиров, «Мәхәббәт күгәрченнәре»ндәге Ленар, «Без авыл малае»ндагы Альберт рольләре күңелгә аеруча якын. Гомумән, үзебезгә таныш, тормыштан алынган кешеләрне уйнау кызык. Чөнки аларда үзеңне, таныш йөзләрне, авылдагы тормышны күрергә мөмкин. Ә хыялланган образларга килгәндә... Артист өчен бер роль белән генә туктап калу мөмкин түгелдер. Һәр яңа образ – үзеңне сынау, башка яктан ачу мөмкинлеге. Шуңа күрә, алда әле күп төрле рольләр булыр дип өметләнәм.
(Дәвамы киләсе санда)
Нет комментариев